Татарская библиотека - филиал № 19

Туган тел – иң татлы тел

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда  «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты старт алды. «Тукайны өйрәнү»  масштаблы республика проекты нигезендә, Татар китапханәсендә китап укучылар клубы эшен башлап җибәрде.  Атналык очрашулар пәнҗешәмбе көннәрендә Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланачак. Беренче көн Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре белән башланды.