Татарская библиотека - филиал № 19

Ак күңелле әниләр

Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр белән  әниләр көненә багышланган ял кичәсе уздырылды.

Китапханәче әниләргә, әбиләргә ихлас котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Диләрә Хуҗина, Венера Миназова үз шигырьләрен укыдылар. Тәскирә Хафизова, Анна Фәрхетдинова матур, моңлы җырлары белән кичәне бизәделәр. Катнашучылар “Сорау-җавап” уенында катнашып, үзләренең балачакларын, газиз әниләрен искә алдылар. Кичә чәй табыны янында, күңелле гәп белән, җылы аралашып дәвам итте.