Татарская библиотека - филиал № 19

Мин кайтырмын сезгә еллар аша

Татар китапханәсендә, якташ язучыбыз Нур Шәрифнең китабын тәкъдир итү кичәсе бик матур узды.

Нурулла Шәрифуллин 1924 елның 26 ноябрендә Менделеев районының Песәй авылында туа. Авылда җидееллык мәктәпне, Алабуга педучилищесен, соңрак педагогия институтын тәмамлый, Бөек Ватан сугышында катнаша. Татарстан районнарында төрле мәктәпләрдә мөгаллимлек итә, шигырьләр, поэмалар, пьесалар яза. Бик өметле, талантлы язучы булуга карамастан, үзе исән чагында китабы басылмый кала. Ниһаять 2025 елда Нур Шәрифнең иҗатын туплаган тәүге җыентыгы дөнья күрде. Китапны чыгаруга этәргеч биргән Радик Галимҗан улы Ахунҗанов, тырышлыгы белән район хакимиятеннән ярдәм алып, китапны бастыруга ирешкән тарихчы Наил Шакирҗан улы Тимербаев кичәбезнең кунаклары иде. Алар автор турында сөйләделәр, тамашачыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Илгизәр Мәүҗет кызы Тимергалиева Нур Шәриф белән Зиннур Мөхәммәтдинов иҗат иткән “Вәгъдә” җырын башкарды. Песәй авылыннан, Нур Шәрифнең якташы Миңсылу апа истәлекләре белән бүлеште. Ядкарьлеләр Фәридә Хатыйп кызы Гәрәева күренекле якташларыбыз турында сөйләде, Гөлниса Газнан кызы Евдокимова Нур Шәрифнең шигырьләренә күзәтү ясады. Анна апа Фәрхетдинова үзенең моңлы тавышы белән кичәбезне ямьләде. Ахырда Наил Тимербаев китаплар бүләк итте. Нур Шәриф иҗаты белән кызыксынучылар китапханәгә мөрәҗәгать итә ала.