Дуслык күпере
Татар китапханәсендә оешкан «Ядкарь» әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр«Чулман»әдәби-музыкаль берләшмәсе белән очраштылар. ОчрашуАлабуга шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсендә узды.
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова җылы итеп каршы алып, Үзәк китапханә буенча экскурсия үткәрде.“Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева берләшмә эшчәнлеге турында сөйләде, Дибәҗә Каюмова китапларын бүләк итте. Гөлназ Хафизова «Ядкарь» әдәби-иҗади клубы әгъзалары белән таныштырды, бүләкләрне тапшырды. Ядкарлеләр Диләрә Хуҗина, Гөлниса Евдокимова, Гөлсем Фәрдиевалар үз шигырьләрен тамашачы хозурына тапшырдылар. Чулманлылар да үз иҗатлары белән таныштырдылар.
Түгәрәк өстәл артында узган бу гамьле аралашу киләчәктә дуслыкка күпер булыр.