Мәңгелек мәхәббәт тарихы
Мәңгелек мәхәббәт тарихы
20 август көнне, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә, Кол Галиның “Кыйссаи Йосыф” поэмасына багышланган кичә үтте. Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре кандидаты, педагог Лилия Хөснетдинова; галимә Рәзинә Мөхияр, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, шагыйрьләр: Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Мансур Сафин, Рәкит Аллабирде, Зөләйха Минһаҗева, Айрат Шәйхетдинов һ.б. катнаштылар.
Очрашуда “Кыйссаи Йосыф” поэмасында күтәрелгән әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби мәсьәләләрнең киң яктыртылуы анализланды, татар әдәбиятының борынгы ядкаре, Идел буе Болгары дәүләтеннән калган бердәнбер әдәби әсәр булуы ассызыкланды.
Кичәгә Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Алабуга, Зәй, Менделеевскидан әдәби берләшмә әгъзалары да чакырылган иде. Алар һәркем өчен иң изге, иң кадерле булган хис - мәхәббәткә дан җырлаган шигырьләрен сөйләделәр. Татар китапханәсендә оешкан “Ядкарь” әдәби-иҗади клубы әгъзалары Гөлниса Евдокимова, Фәния Фәррахова да үзләрен шигырьләрен укыдылар. Кичәне алып бардылар: Акйолдыз Янмурзина белән Роза Хәмидуллина.