Татарская библиотека - филиал № 19

Хуш киләсең, җәй!

Җәй бик матур чор. Барлык балалар да җәйне ярата. Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 2 нче «Әкият» балалар бакчасында уен программасы  үткәрде.

Танышканнан соң, елның яраткан вакыты турындагы сорауларга җавап биреп, «Әйе-Юк» уены уйнадылар. Китапханәче балаларны татар халык уены «Түбәтәй» белән таныштырды. Балалар бу уенны рәхәтләнеп уйнадылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. «Оча – очмый», «Кояш һәм нурлары», «Паровозиклар» уеннары да балаларга бик ошады. Алар әле табышмаклар чиштеләр, бер-берсенә теләкләрен әйттеләр. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар һәм уңай энергия җыйдылар.