Татарская библиотека - филиал № 19

Без – Тукайлы халык

Татар китапханәсендә, 2 нче бакчаның мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркемнәргә йөрүче балалары кунак булдылар. (Татар телетәрбиячесеАхунҗанова Ф.Ф.).

Балалар, китапханә белән танышкач, бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы, балачагы белән таныштылар, рәсемнәр буенча әкиятләрен таныдылар, шигырьләрен тыңладылар, "Су анасы" мультфильмын карадылар. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.