Татарская библиотека - филиал № 19

Бер җылы сүз

Татар китапханәсендә якташ шагыйрь Илгиз Абдуллинны искә алу кичәсе үткәрелде.

Илгиз Абдуллинның  шигырьләре халык күңеленә якын, халыкчан, гади.Алар туган жирне ярату, милләтебез киләчәген кайгырту хисләре белән сугарылганнар. Илгиз Исмәгыйль улырайоныбызның Егор Уткин исемендәге премия лауреаты. Шагыйрьнең төрле елларда 10 җыентыгы басылды.Үзешчән композиторлар Зиннур Мөхәммәтдинов, жырчы-композитор Роберт Набиуллин, Фәргат Гарипов, Радик Ахунжанов, Виктор Никифоров аның шигырьләренә көйләр иҗат иткәннәр. Кичәгә, Алабугадан кунак булып килгән,Гөлфинур Әсгат кызы Гыйльфанова, Илгиз Абдуллин сүзләренә язылган җырларны башкарды, үзенең хатирәләре белән бүлеште. Очрашуда Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган, мөгаллимә-шагыйрә,«Алабугам минем», «Борынгы Алабуга», «Йөрәгемдә яшен», «Күңел ашкынуы», «Шөкер итәм» кебек китаплар авторы Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова да катнашуы бик күркәм булды. Ул да тумышы белән Әгерҗе районыннан икәнлеген әйтеп китте, үзенең иҗат юлы белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Ядкарьлеләр Фәния Фәррахова, Гөлниса Евдокимова, Диләрә Хуҗина да истәлекләре белән бүлештеләр, шигырьләрен укыдылар. Кичә бик җылы мөгалләмәдә, гамьле әңгәмә белән дәвам итте.