Татар мәдәнияте хәзинәләре
Татар китапханәсендә, “Менделеев токымнары” химик-технологик лицееның 3 “Б” сыйныфы укучылары белән мәдәни сәгать үткәрелде. (Укытучылары Әхмәдиева А.И.)
Катнашучылар Татарстан Республикасы символлары, тарихи сәхифәләр белән танышты. Казан атамасы, Сөембикә манарасы, Кабан күле, татарның милли ризыгы чәк-чәк турында легендаларны бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Ахырда, тема буенча әзерләнгән китаплар, татар халкының киемнәре белән танышкач, тәмле чәк-чәк белән сыйландылар.