Татарская библиотека - филиал № 19

Тормыш мизгелләре

Үзәк китапханәнең уку залында,  “Тормыш мизгелләре” дигән китап тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Татар китапханәсендә эшләүче «Ядкарь»  әдәби-иҗади клубының уртак шигырьләр җыентыгы ул! Беренче китабыбызны укучы хозурына тапшырдык. Китапны чыгаруда матди ярдәме өчен Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәр Советы депутаты Вәлиев Ильяс Минисламовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Очрашу барышында авторлар: Гөлниса Евдокимова, Фәния Фәррахова, Гөлсем Фәрдиева, Венера Миназова  үз шигырьләрен укыдылар.  Тамашачы аларны бик җылы кабул итте:тәбрикләделәр, сокландылар, уңышлар теләделәр. Тәскирә Хафизова, Клара Галләмова башкаруында җырлар кичәбезгә тагы да ямь өстәде. Бәзәкә авыл китапханәсеннән “Хәят”, Камай авыл китапханәсеннән “Диләфрүз” түгәрәгенә йөрүчеләр дә ядкарьлеләрне котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Хезмәт ветераннары Илгизәр Тимергалиева, Анна Фәрхетдинова, ТИҮ “Химик” җитәкчесе Әлфия Талыповаҗырлар-шигырьләр белән кичәбезне тагы да баеттылар. Тукай районыннан,махсус кичәбезгә килгән хөрмәтле кунагыбызЗифа апа да җылы сүзләрен җиткерде.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Людмила Красноперова эшебезгә югары бәя бирде, уңышлар теләде. Менделеевск шәһәр Советы депутаты Ильяс Вәлиев киләчәктә дә ярдәм итеп торачагын белдерде.

“Тормыш мизгелләре” китабы укучы күңеленә юл табар, сихәт бирер дигән өметтә калабыз.