Татарская библиотека - филиал № 19

Әдәбият – тормыш көзгесе

Татар китапханәсендә бик матур очрашу узды. “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр, күрше Алабуга шәһәреннән килгән мәртәбәле кунакларны: “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева, А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипованы каршы алдылар.

Татар китапханәсе тарихы, “Ядкарь” клубы эшчәнлеге белән танышкач, кунаклар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, китапларын бүләк иттеләр.Түгәрәк өстәл артында фикер алышу әдәби берләшмәләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу максатында уздырылды.

Мондый очрашулар үзара хезмәттәшлеккә юл салып, киләчәктә дә дәвам итәр дигән теләктә калабыз.