Көчле рухлылар – бәхеткә лаек
3 декабрь – инвалидлар көне. Безнең арада үзенчәлекле, башка кешеләрдән аерылып торучы кешеләр дә яши. Бу көн аларга карата шәфкатьлерәк, игътибарлырак булырга тиешлегебезне искәртү көне.
Татар китапханәсендә «Менделеев токымнары» химик-технологик лицееның 3 «Г» сыйныфы укучылары белән дәрес үткәрелде. (Укытучылары: Гыйләҗева Г.Ф.)
Балалар белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, аларга карата мөнәсәбәт турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар, уеннар аша, инвалидларның хәлен, өлешчә, аңларга тырыштылар:хәрәкәт белән сүзне җиткерделәр, предметны күрмичә таныдылар, Брайль шрифты белән укырга тырышып карадылар. Ахырда, көчле рухлы язучылар иҗаты турындагы күргәзмә белән таныштылар.