Икмәккә – хөрмәт!
16 октябрь – Бөтендөнья икмәк көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татар китапханәсендә, «Менделеев токымнары» химик-технологик лицееның 3 «Б»сыйныфы укучылары белән тематик сәгать уздырылды. (Укытучылары Әхмәдиева А.И.)
Китапханәче балалар белән икмәкнең кадере турында әңгәмә үткәрде. Ипинең өстәлгә килгәнче үткән юлы турында видеоязма күрсәтте. Укучылар тема буенча әйтемнәр, санамышларны искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, буталган иҗекләрдән сүзләр төзеделәр, китаплар белән таныштылар. Ахырда балалар хуш исле ипи белән сыйландылар.