Татарская библиотека - филиал № 19

Өлкәннәре хөрмәтләү

Өлкәннәре хөрмәтләү

10 октябрьдә Чаллыда бик күркәм бәйрәм үткәрелде. Аны Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы өлкән язучылар, сәнгать әһелләре һәм җәмәгатьчелек өчен Өлкәннәр көне уңаеннан оештырды. Бәйрәмдә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, шәһәр җитәкчелеге, язучылар оешмасының күренекле вәкилләре, төрле районнарда яшәүче каләм әһелләре, әдәби берләшмә җитәкчеләре, зыялылар, матбугат үзәге журналистлары катнашты.

Кичәдә Менделеевск шәһәреннән «Ядкарь» әдәби-иҗади клубы җитәкчесе Гөлназ Хафизова катнашты.  Кичә күңелгә якынаралашу, шигырь-җыр белән үрелеп барды. Олпат язучылар, күренекле шәхесләр янәшәсендә булып, күңелебезгә күпме рухи байлык җыйдык. Әдәби берләшмә җитәкчеләре белән фикерләшеп, тәҗрибә уртаклашып кайттык. Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Г. Тукай премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы җирле оешмасы җитәкчесе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Факил Миннемөхәммәт улы Сафинга кичәгә чакыруы, безнең кечкенә уңышларыбызны да күреп үсендерүе, эшләребезне хуплавы өчен зур рәхмәт белдердек.