Абдулла Алиш әкиятләре
Татар китапханәсендә, Абдулла Алишның туган көненә багышланган әдәби сәгатьләр 7 нче бакчаның 1нче, 6нчы төркеме балалары (тәрбиячеләре Әхмәтова И.Ю, Азина А.Р) һәм 3 нче химик-технологик лицееның 3 «В» сыйныфы укучылары (укытучылары Гыйләҗева Г.Ф) белән уздырылды.
Китапханәче каһарман шагыйрь, язучы, әкиятчеАбдулла Бари улы Алишның тормыш юлы белән таныштырды.Балалар аның шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язуын, әмма татар әдәбияты хәзинәсенә кергән әкиятләре белән аеруча танылган булуын белделәр. А.Алиш әкиятләре хезмәт сөючәнлек һәм игелеклелек хисләрен тәрбияләргә ярдәм итә, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. Татар язучысының әкиятләре гади һәм хәтта иң кечкенә тыңлаучылар өчен дә аңлаешлы. «Сертотмас үрдәк», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» «Куян кызы», «Каз белән аккош»кебек мәшһүр әкиятләрне искә төшерделәр. Чара Абдулла Алиш әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карау белән тәмамланды.