Татарская библиотека - филиал № 19

Рәхмәтлемен сиңа, Бондюг ягы

Татар китапханәсе кунаклар кабул итте. «Ядкарь» әдәби-иҗади клубы белән Бәзәкә авылы китапханәсендә эшләүче «Хәят» түгәрәге кабат очрашты.

Бергәләп, шәһәребездәге истәлекле урыннарны барлап, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, шәһит китүчеләр рухына дога кылынды. «Атмосфера» үзәгендә Разия Биктимерова кунакларны колач җәеп каршы алды, күргәзмәләр белән таныштырды. Татар китапханәсендә, очрашу кызыклы әңгәмә белән дәвам итте. Катнашучылар үз шигырьләрен укып, басылган җыентыклары белән таныштырдылар. Гөлниса Евдокимова, Фәридә Гәрәева, Фәимә Галимова, Венера Миназова, Рәмзия Мөхетдинова чыгышлары бик күркәм булды. Җирле шагыйрә Диләрә Хуҗинаның шигырьләре  беркемнедә битараф калдырмады. Табын артында дәвам иткән кичәгә Роза Дождикованың җырлары тагы да ямь өстәде. Рәмзия Туктаманованың шигырьләре, Тәнзилә Сибгатуллина, Фәймә Вәхриеваның мәгънәле сүзләре йөрәкләргә уелып калды. Бик тәмле итеп әзерләп, мул күчтәнәчләр һәм бүләкләр белән килгән хәятлеләр күңелләргә җанлылык һәм дәрт өстәде. Тагын күрешүләр насыйп булсын дигән теләктә, саубуллаштык алар белән.