Гасырлар кичкән китап
Татарларның элек-электән язулары булган. Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр төрки-татарлар рун язуы, гарәп, латин һәм кирилл әлифбаларын кулланган. Халыкның язуы булу – белемлелекнең дәлиле, әмәгълүматлы булуы – ул мәдәният үсешенең күрсәткече. Китап борынгыданук иң төп һәм бердән бер мәгълүмат чыганагы булган. Татар мәдәнияте тарихын да ул һәр вакыт лаеклы урын алып торган.
Татар китапханәсендә 3 нче «Менделеев токымнары» химия-технология лицееның 4 «В» сыйныфы укучылары белән китапханә дәресе үткәрелде. (Татар теле укытучысы Исмәгыйлова Э.А.)
Дәрестә татар китабы турында сөйләшү узды. Китапханәче балаларны үткәнгә күз салырга чакырды: татар язуы, китабы тарихын ишеттерде, беренче һәм хәзерге татар басмалары белән таныштырды. Балалар дәрестә бик күп кызыклы мәглүмат алдылар, татар китабы турында белемнәрен ныгыттылар.