Татарская библиотека - филиал № 19

Өс төстә кунакта

Татар китапханәсендә, Халыкара светофор көненә багышланган уен-дәрес уздырылды.

“Кама таңнары” приюты балалары беренче машиналар, светофорлар барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Катнашучылар кызыклы табышмаклар, уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, кагыйдә бозу очракларын дөресләделәр, китаплар, буклетлар белән таныштылар. Тема буенча мульфильмнар карап, белемнәрен ныгыттылар.