Татарская библиотека - филиал № 19

Китапларда – сугыш хәтере

Китаплар – үткәнне бүгенге белән бәйләүче  күпер ул. Китапларда ерак көннәр, бөек батырлыклар истәлеге саклана.Бөек Ватан сугышы турында да без китаплардан укып беләбез, балаларга сөйлибез.

Татар китапханәсендә, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан,  «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» дигән XV Халыкара акция кысаларында,  7 нче «Мирас» татар гимназиясенең 4 сыйныф укучылары белән батырлык дәресе уздырылды. (Укытучылары Ахунҗанова Ф.Ф)

Чара барышында китапханәче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыклары турында сөйләде, сугыш турында китаплар белән таныштырды. Укучылар «Бөек Ватан сугышы геройлары – балалар» китабыннан«Зина Портнова», «Валя Котик» хикәяләрен, М.Җәлилнең “Моабит дәфтәреннән” “Кызыл ромашка ”шигырен укыдылар. Укыганнар буенча фикер алышу уздырылды.