Татарская библиотека - филиал № 19

Татар мәдәнияте хәзинәләре

Татар китапханәсендә, ТР Менделеевск муниципаль районы буенча Пенсионерлар Союзының өченче яшьтәге университетының «Мәдәният һәм мәгариф» факультеты тыңлаучылары кунак булдылар. (Факультет җитәкчесе Бикметова Р.Н)

Китапханәче аларны  китапханә, туган якка багышланган әдәбият белән, презентация аша, Татарстан тарихыннан сәхифәләр, татар халкының йолалары,  киемнәре, милли ризыклары белән таныштырды. Казан, Сөембикә, Кабан күле, чәк-чәк турында легендаларны да кызыксынып тыңлады катнашучылар. Татарча, мөселманча яулык бәйләү буенча мастер-класс та  күңелләренә хуш килде кунакларның. Кичә, чәй табыны янында, татар милли ризыкларын авыз итеп, гамьле әңгәмә белән дәвам итте.