Татарская библиотека - филиал № 19

Муса Җәлил. Тормышы һәм иҗаты

Татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот шагыйрь Муса Җәлил исеме һәр  кешегә яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелгән. Бу исем кыюлык, фидакарьлек, ватанпәрвәрлек сүзләре белән тәңгәл.

Татар китапханәсе, «Мирас» татар гимназиясе белән берлектә, Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча әдәби квиз үткәрделәр. Уенда Менделеевск шәһәре мәктәпләреннән 5 команда катнашты.

Катнашучылар 7 турдан торган уенда көч сынашты.Ахырда жюри нәтиҗә ясады. I урынны “Кызыл ромашкалар” командасы (4 мәктәп) яулады.  II урынга “Батырлар” (1 мәктәп), III урынга “Җәлилчеләр” (3 нче химик-технологик лицей) командалары лаек булды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнарга һәм бүләкләргә ия булдылар.