Татарская библиотека - филиал № 19

Муса Җәлил – безнең каһарман

15 февраль - танылган каһарман шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р.“Мирас” татар гимназиясендә 6 сыйныф укучылары өчен танып белү сәгате уздырды. (Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахунҗанова Ф.Ф.)

Китапханәче катнашучыларны герой-шагыйрьнең биографиясе, балалар өчен китаплары, аның турындагы язмалар,шагыйрь исеме белән бәйле истәлекле урыннарбелән таныштырды. Укучылар үзләре дә М.Җәлилнең тормышы, батырлыгы турында хәбәрдар булуларын күрсәттеләр, сорауларга тиз җавап бирделәр. Ахырда, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н музейга кую турындагы видеоны кызыксынып карадылар.