Татарская библиотека - филиал № 19

Куркынычсыз интернет

Виртуаль дөньяда баланың куркынычсызлыгын тәэмин итү бик мөһим. Мәгълүмат күплеге, уеннар, онлайн уку үсеш һәм күңел ачу өчен күп мөмкинлекләр бирә. Әмма куркынычлар да бар: мошенниклар, кибербуллинг, рәхимсез контент, виртуаль чынбарлыкка бәйлелек һәм башка күп нәрсәләр.

Татар китапханәсендә, Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында, “Мирас” татар гимназиясенең 3 сыйныфы укучылары белән (укытучылары Муллахметова Л.Т) мәгълүмат сәгате уздырылды.

Китапханәче укучыларны беренче компьютерлар, телефоннар барлыкка килү тарихы белән таныштырды, интернетның файдасы һәм зыяны турында әңгәмә үткәрде. Балалар төрле ситуацияләрдә үзеңне тоту кагыйдәләрен, интернет киңлекләрендә  нинди куркынычлар булуын истә калдырды.