Ныклы гаилә – бәхет нигезе
2024 ел - Гаилә елы дип игълан ителде. Россиядә Гаилә елы гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан игълан ителде, диелә Россия Президенты В.В.Путин указында.
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр түгәрәк өстәл артына җыелып, гаилә кыйммәтләре, нәселне дәвам итү,олылар һәм кечеләр мөнәсәбәте хакында сөйләштеләр.
Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Фәния Фәррахова шәҗәрә төзү турында мәгълүмат бирде, үз нәсел-нәсәбе турында сөйләде, ясаган альбомнарын күрсәтте. Диләрә Хуҗина үзенең “Барлыйм дисәң шәҗәрәңне” шигырен укыды. Фәимә Вәхриева гаилә кыммәтләренә дин күзлегеннән бәя биреп, Коръәндә язылганча яшәү кирәклеген ассылыклады.Гөлсем Фәрдиева үзенең яңа шигырьләрен тәкъдим итте. Очрашуга килгән һәркем үз нәселе турында сөйләп, истәлекләре белән бүлеште, балалар-оныклар тәрбияләүдә тәҗрибәләре белән уртаклашты.