Әйдәгез, дуслашыйк!
Татар язучысы, шагыйрь, журналист, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, А.Алиш, А.Грибоедов исемендәге әдәби премияләр, Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинга 70 яшь тулды. Шул уңайдан, Татар китапханәсе «Мирас»татар гимназиясендә библиодесант үткәрде.
Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы, балалар өчен китаплары белән таныштырды. Балалар Ф.Сафин шигырьләрен укыдылар, җырларын тыңладылар. Ахырда, рәхәтләнеп уку өчен китаплар сайладылар.