Кышкы могҗиза
Кыш-елның иң тылсымлы вакыты, ул безнең тормышыбызга буранның салкын сулышын һәм шаян кар бөртекләрен генә түгел, ә чын могҗизаны алып килә. Ул Яңа ел бәйрәме! Гаиләләр бу якты бәйрәмне бәйрәм итү өчен бергә җыелалар, һава тылсымлы кәеф һәм могҗиза көтү белән тула.
Татар китапханәсендә, 3нче “Менделеев токымнары” лицееның 2 «Г» сыйныфы укучылары белән (татар теле укытучысы Гыйләҗева Г.Ф.) Яңа ел алдыннан күңел ачу кичәсе уздырылды.
Балалар Кыш бабай белән таныштылар. Кыш бабай - борынгы төркиләрнең кышкы алласы, ул елның иң озын төнендә - 22 декабрьдә туган. Катнашучылар тылсымлы баскычта теләк теләделәр, табышмаклар чиштеләр, кызыклы уеннар уйнап, татар һәм рус телләрендәкыш турында шигырьләр сөйләп, татлы призларга ия булдылар.