Татарская библиотека - филиал № 19

Икмәк – яшәү чыганагы

Дөньяда беркайчан да әһәмиятен югалтмаячак кыйммәтләр бар. Бу һава, җир, су, кояш, кеше тормышы. Бу сүзләр белән беррәттән икмәк сүзен дә куярга кирәк. Икмәк-тормыш, сәламәтлек, хезмәт, иминлек символы.

Татар китапханәсендә 3 нче лицейның 2 “Г” сыйныфы укучылары белән (татар теле укытучысы Гыйләҗева Г.Ф) икмәк хөрмәтенә тематик сәгать уздырылды.

Китапханәче балаларга безнең өстәлләргә килгәнче икмәкнең нинди озын юл үтүен презентация аша күрсәтте, аңа хөрмәт белән карарга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар икмәк турындагы мәкальләр һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлаттылар, табышмаклар чиштеләр, «Хәреф югалды», «Сүзләр уены»уеннарын уйнадылар. Г.Х Андерсен әсәре буенча эшләнгән «Икмәккә баскан кыз тарихы» мультфильмын караганнан соң, фикер алышу уздырылып, нәтиҗәләр ясалды.