Татарская библиотека - филиал № 19

Иң зирәк китаплар илендә

Татар китапханәсе, Педагог һәм остаз елы кысаларында үтүче челтәрле китапханә акциясендә катнашты. Акцияне Красносулин районыбалалар китапханәсе оештыра.

Акция кысаларында, 3нче "Менделеев токымнары" лицееның 2 "Г" сыйныф укучылары белән китапханә дәресе узды. (Татар теле укытучысы Гыйләҗева Г.Ф.) Балалар, күргәзмәләр, китапханә кагыйдәләре белән таныштылар, беренче китапханәләр тарихын тыңладылар, "Китап нәрсә ярата?" уенын уйнадылар. Китапханәнең иң кечкенә, иң зур, иң кыйммәтле һәм башка китапларыннан төзелгән "Китаплар төрле була" күргәзмәсе балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.