Татарская библиотека - филиал № 19

Туган ягым– Татарстан

30 августта, ел саен, Татарстан Республикасының барлык халкы иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Татарстан Республикасы көне билгеләп үтә. Бу бәйрәм 1990 елдан бирле үткәрелә. Татар китапханәсендә, бәйрәм уңаеннан, тарихи сәяхәт үткәрелде.

Балалар Татарстан Республикасы символлары турында мәгълүмат алдылар, Казан буйлап сәяхәт иттеләр, шәһәр тарихы белән бәйлетөрле легендалар яшәвен белделәр. Чәк-чәк турында риваятьне тыңлагач, тәмле милли ризык белән сыйландылар. Ахырда, “Казан турында легендалар” мультфильмын карап фикер алышкач, “Түбәтәй” татар халык уенын уйнадылар.