Рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды
Татар китапханәсе оешуга 30 ел тулу уңаеннан үткәрелгән рәсем конкурсында, 7 нче «Алтын балык» балалар бакчасы һәм «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр катнашты.
Балалар рәсемнәрендә китапка, китапханәгә булган мәхәббәтләрен тасвирлаганнар, юбилей белән котлаулар язганнар. Рәсем конкурсына йомгак ясалды. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.