Без тынычлык яклы!
Татар китапханәсендә “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән (Тәрбиячеләре Куликова М.В.) тематик сәгать уздырылды.
Китапханәче катнашучыларга Җиңү бәйрәменең асылын, әһәмиятен аңлатты, хәрби темага викторина тәкъдим итте, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар үзләре ясаган рәсемнәрен китапханәгә бүләк иттеләр. К.Г.Паустовский әсәре буенча эшләнгән мультфильм карадылар. Барлык катнашучылар да дөньяда тынычлык, иминлек булсын иде дигән теләктә калдылар.