Тукай дөньясында
25 апрельдә, Татар китапханәсе 7нче “Алтын балык” балалар бакчасы белән берлектә, Г.Тукайның 137 еллыгы уңаеннан, әдәби кичә үткәрде.
Китапханәче катнашучыларны Апушның балачагы, тормышыбелән таныштырды, китапларын тәкъдим итте. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр. “Су анасы” әкияте буенча эшләнгән мультфильм карап, эчтәлеге буенча әңгәмә уздырылды.