Син – ялгыз түгел
Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары белән (укытучылары: Муллахмәтова Л.Т.) ышаныч дәресе үтте.
Китапханәче ышаныч телефоны килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балалар, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, бушлай номерга шалтыратып, үз проблемаларыңны уртаклаша алу мөмкинлеген белделәр. Игътибар белән тыңлап, авыр хәлдә яхшы киңәш бирүләрен аңладылар. Дәрес слайдлы презентация, социаль видеороликлар, әлеге тема буенча мультфильм карау белән үрелеп барды. Катнашучылар ышаныч телефонына шалтыратырга кирәк булган төрле ситуацияләрне тикшерделәр. Китапханәче һәр катнашучыга балалар өчен ышаныч телефоны номерын таратты.