Укытучым – остазым
Татар китапханәсе, 7 мәктәпнең 2 сыйныфы укучылары белән (сыйныф җитәкчесе Муллахметова Л.Т.), “Укытучы образы - әдәби әсәрләрдә” дигән республикакүләм акциядә катнашты.
Китапханәче Гөлназ Хафизова балаларга педагог һөнәре турында сөйләде, беренче мәктәпләр һәм мөгаллимнәр турында мәгълүмат бирде, әдәби китапларда укытучы һәм мәктәп турында өзекләр укырга тәкъдим итте. Укучылар М.Җәлилнең “Беренче дәрес”, Р.Вәлиеваның “Беренче укытучым” шигырьләрен укыдылар. Китапханәче Н.Носовның “Витя Малеев мәктәптә һәм өйдә” китабыннан өзек укып, эчтәлеге буенча әңгәмә уздырды. Укучылар үз укытучылары турында җылы сүзләр әйттеләр, тырышып укырга сүз бирделәр.