Татарская библиотека - филиал № 19

Дөньяга әйтер сүзебез бар

Татар китапханәсендә 2017 елдан “Ядкарь” әдәби-иҗат клубы нәтиҗәле эшләп килә. Ул татар әдәбиятын һәм сәнгатен яратучы, туган телдә аралашуга мохтаҗ укучыларны берләштерә.

Әдәбият- сәнгать, татар дөньясы вакыйгалары, күңел халәте, гаилә, балалар һәм оныклар темасы - болар барысы да аларның иҗатында чагыла. Бөтен кеше дә шигырь язмаса да, шигъри күңелле һәм татар әдәбиятына битараф булмаган кешеләр йөри “Ядкарь”клубына. Клубның чираттагы очрашуында 6 ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Киләчәккә планнар төзеп, булачак утырышларның темалары  билгеләнде. Китапханәче Гөлназ Хафизова “Ядкарь”леләр иҗаты буенча ясалган күргәзмә белән таныштырды, уңышларны барлады. Гөлниса Газнан кызына«Песенный край – Татарстан//Моңлы ягым – Татарстан» V региональ бәйгесендә III урын яулавы белән котлап, диплом тапшырды. Гөлсем Фәрдиева, Гөлниса Евдокимова үз шигырьләрен укыдылар,Фәридә Гәрәева шулай ук үз җырын башкарды. Катнашучылар, чәй өстәле янында гәпләшеп, баянга кушылып яшьлегебез җырларын җырлап утырдылар.