Татарская библиотека - филиал № 19

Дөньяда иң матур тел,ул - минем туган телем

21 февраль, Халыкара туган тел көнендә, Татар китапханәсенә 3 нче мәктәпнең 4 “Б” сыйныфы укучылары килде.(Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһаншина Л. Н.)

Китапханәче укучыларга бәйрәмнең асылын аңлатты, юкка чыккан телләр турында сөйләде, “Дөнья телләре атласы” һәм “Россия телләренең Кызыл китабы” турында мәгълүмат бирде. Балалар “Сүзсез аңла!”  уены аша сүзнең безнең тормышта нинди мөһим роль уйнаганын күрделәр. Китапханәче балаларны “Халык әйтсә – хак әйтә” китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм халык авыз иҗаты әсәрләре турында әңгәмә үткәрде. “Безнең чыганаклар. Фольклорны укыйбыз” V халыкара акциясенә кушылып, укучылар “Татар мифлары – балаларга” китабыннан “Айсылу һәм Шүрәле” мифын укыдылар. Укучылар кызыклы табышмаклар чиштеләр, татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.