Татарская библиотека - филиал № 19

Муса Җәлил эзләре буйлап

15 февраль - татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шулуңайдан, Татар китапханәсендә 12нче бакча балаларының 7нче, 8нче төркемгә йөрүче балалары белән әдәби кичә үткәрелде. (Тәрбиячеләре: Митрошина Э.М., Трофимова Ю.М., Красильникова А.Ю).

Балалар Мусаның балачагыннан хикәяләр тыңладылар, әдипнең китаплары белән таныштылар. Герой-шагыйрь исеме белән бәйл еистәлекле урыннар, һәйкәлләр, музейларга сәяхәт сабыйларга бик ошады. М.Җәлил исемен йөрткән теплоход, хәтта кечкенә планета һәм калкулык барлыгын белделәр. Назипов Булат, Губкина Анна, әдипнең шигырьләрен сөйләделәр.

Балалар китапханә белән танышып, каһарман шагыйрь турында кызыклы мәгълүматлар белеп киттеләр.