Татарская библиотека - филиал № 19

Туган як әдипләре

Менделеевск төбәге талантларга бай. Дифгат Сирай, Егор Уткин, Марсель Гыймазетдиновлар - районыбыз данын еракларда таныткан шәхесләр. Татар китапханәсендә 3 мәктәпнең 4”А” сыйныфы укучылары белән (татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһаншина Л.Н) җирле язучылар иҗатына багышланган әдәби сәгать уздырылды.

Китапханәче укучыларны якташларыбызның тормышы һәм иҗаты турында презентация белән таныштырды, җыентыкларын, альбомнарны күрсәтте. Балалар М.Гыймазетдиновның үз тавышын, И.Абдуллин сүзләренә язылган җыртыңладылар, шигырьләр укыдылар. Ахырда балалар зиһеннәрен дә чарлап алдылар: бирелгән сүздәге хәрефләр белән сүзләр төзеделәр.