Татарская библиотека - филиал № 19

Буыннар чылбыры өзелмәсен

 

Татар китапханәсендә 3 нче мәктәпнең 5А сыйныфы укучылар белән туган якны өйрәнү сәгате уздырылды. (Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмагилова Э.А.)

Укучыларга татар халкының мәдәни мирасы – теле, гореф-гадәтләре, киенү рәвеше, милли бизәкләре, ризыклары,  китаплары турында мәгълүмат бирелде,татарларның кеше тормышындагы һәм ел фасыллары белән йолалары турында презентация күрсәтелде. Балалар китапханәнең күргәзмәләре белән таныштылар, кызыксынып китаплар карадылар. Бигрәк тә, “Исем кушу” йоласы белән бәйләп, Гомәр Саттарның “Татар исемнәре ни сөйли” дигән китабы зур кызыксыну уятты. Гомумән, балалар китапханәне бик ошаттылар.