Татар йолалары – язучылар иҗатында
Татар йолалары – язучылар иҗатында
Татар китапханәсендә3 мәктәпнең 4 сыйныф укучыларыбелән «Татар йолалары - язучылар иҗатында»дип исемләнгән әдәби сәгать узды (Татар теле укытучысыЛ.Н. Җиһаншина)
Китапханәче Гөлназ ХафизоваГ. Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек», Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрләре мисалында,татар халык иҗаты, милли йолалар, гореф-гадәтләрнең тасвирлануынсөйләде. Балалар әсәрләрдән, татар фольклоры жанрлары булган: бәетләр, ышанулар, уеннар, санамышларны табып укыдылар, мәгънәсенә төшенделәр. Китапханәче балаларны язучыларның тормышы һәм иҗаты белән таныштырып, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар “Кәҗүл читек” әсәрен сәхнәләштерүнең видеоязмасын карадылар, татар халык уены “Йөзек салыш” уйнадылар.