Татарская библиотека - филиал № 19

Бер очрашу–үзе бер гомер

Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова Актаныш районы Чуракай авылы клубында узган очрашуда катнашты.

Кичәне авыл китапханәчесе Римма Мингазова, китапханәнең 85 еллыгы уңаеннан оештырды. Шушы якта туып үсеп, төрле төбәкләрдә эшләгән китапханәчеләр чакырылган иде анда. Кунаклар кыскача үз тормышлары турында сөйләп, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Гөлназ Хафизова үз эшчәнлеге белән презентация аша  таныштырды, туган якка багышлап язган шигырен тамашачы хозурына тәкъдим итте.Чыгышлар җыр-бию белән үрелеп барды. Очрашу кичәсе бик күркәм узды, күңелдә җылы хисләр, якты истәлекләр калдырды.