Татарская библиотека - филиал № 19

Милли йола һәм бәйрәмнәр

Татар китапханәсендә 3 мәктәпнең 5 “Г” сыйныфы укучылары белән (татар теле укытучысы Зиганшина Л.Н.) фольклор сәгате уздырылды.

Китапханәче Гөлназ Хафизова балаларны күргәзмәләр, слайдлы презентация аша, татарларның милли йолалары һәм бәйрәмнәре белән таныштырды. Укучылар кеше тормышы һәм көнкүреше белән бәйле йолалар: исем кушу, бәби туе, никах, аулак өй, каз өмәләре турында кызыксынып тыңладылар.  Ел фасылларына бәйле бәйрәмнәр:Сабантуй, Сөмбелә, карга боткасы кебек йолаларда үзләре дә бик теләп катнашуларын белдереп, әңгәмәгә кушылдылар. “Исем кушу” йоласын видеоязмада карагач, үзләре дә татар халык уены “Түбәтәй” уенын уйнадылар.