Яр Чаллыда Өлкәннәр көне
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге Өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Бәйрәмдә Чаллы бүлегенә караган унлап шәһәр һәм районнардан 50гә якын каләм ияләре катнашты. Кунаклар Түбән Кама, Актаныш, Норлат, Мамадыш, Әгерҗе, Менделеевскидан килделәр.
Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов катнашучыларны Өлкәннәр көне белән котлады һәм телебезне, мәдәниятебезне саклауда язучыларның алгы сафта булуын билгеләп үтте. Башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар: ТР Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР китап нәшриятының бүлек мөдире Газинур Морат һәм “Казан утлары” журналының баш редакторы Рөстәм Галиуллин үз чыгышларында Яр Чаллы бүлегенең әлеге башлангычын хуплап, биредә татар әдәбиятының алтын фонды иҗат итә, - дип бәя бирделәр.
Менделевск районыннан әлеге кичәдә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубы җитәкчесе Гөлназ Хафизова катнашты. ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин “Ядкарь” клубының эшчәнлеген уңай бәяләде, уңышлар теләде. Клуб җитәкчесе Гөлназ Хафизовага мөхтәрәм язучылар белән, якташлар белән аралашып; берләшмә җитәкчеләре, вакытлы матбугат журналистлары белән танышып, тәҗрибә уртаклашып, киләчәктә хезмәттәшлек итүгә, аралашып яшәүгә нигез салып кайтты.