Дөнья гизгән язучы
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр күренекле прозаик-язучы, публицист, сынчы Миргазиян Юнысны искә алу кичәсенә җыелдылар.
Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов 1927 елның 25 маенда Татарстан АССРның Баулы районы Исергәп авылында туа. 1944 елның августында армиягә алынып, хәрби авиация мәктәбендә укып, укчы-радист сыйфатында бомбардировщикларда оча. М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып, 1957 елда кыска сроклы курсларны тәмамлагач, чит илгә йөри торган сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе булып эшли.1968—1977 елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында өлкән белгеч, СССР Диңгез флоты министрлыгында бүлек начальнигы һәм «Наука и религия» журналы редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара. М. Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул алтмышынчы елларда яза башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган әсәрләре белән таныла. Кичәдә язучының авылдашлары, апалы-сеңелле, Евдокимова Гөлнисаһәм Вахитова Зифа апалар да катнашты. Зифа Газнан кызы очрашуга торган җире – Тукай районы “Сосновый бор” совхозыннан махсус килде. Ул Миргазиян Юныс турында истәлекләр,гыйбрәтле вакыйгалар, әсәрләре турында фикерләре белән бүлеште. Китапханәче Гөлназ Хафизова “Ядкарь” клубы эшчәнлеге белән таныштырды, Зифа Газнан кызына, төбәк язучыларының шигырь җыентыкларын бүләк итте.Кичә,чәй өстәле янында, үзара гәпләшеп,Фәния Фаррахова, Гөлсем Фардеева, Диләрә Хуҗина шигырьләрен тыңлап дәвам итте.