Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз – бик борынгы төрки бәйрәм. Бу бәйрәмнең асылы-кеше белән табигать бердәмлегендә. Бәйрәм табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәтне һәм аның белән гармониядә тормышны символлаштыра. Нәүрүз язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Татар китапханәсе Нәүрүз бәйрәмендә интерактив уеннар белән катнашты.
Бәйрәм тарихы, йолаларны чагылдырган стенд әзерләнде. Язгы табигатьбелән бәйле табышмакларны чишүдә, уеннарда бар халык теләп катнашты, һәркем изге теләкләрен язып калдырды. Өлкәннәр дә,балалар да фото-зонаны бик ошаттылар һәм бик теләп истәлеккә фотога төштеләр.