Хатын-кызлар – җирнең бизәге
Татар китапханәсендә “Хатын-кызлар – җирнең бизәге” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
“Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләрнең кул эшләреннән һәм Равия Касыймова ясаган картиналардан күргәзмә әзерләнде. Катнашучылар матур шигырьләр-җырлар тыңладылар, шаян уеннарда катнаштылар, чәй өстәле янында күңелле аралаштылар.Фәния Фаррахова, Гөлсем Фардеева яңа шигырьләрен укыдылар. Равия Касыймова ничек рәсемнәр ясау белән мавыгып китүен сөйләде. Ул, пенсионерлар арасында узган, республикакүләм “Халык иҗаты” бәйгесенең беренче этабында катнашып, “Рәсем сәнгатеһәм фотография» номинациясендә I урынны яулады. ТИС “Химик” рәисе Әлфия Талыпова аңа җинүче дипломы тапшырды. Кичә бик матур узды, күңелләрдә җылы, якты хисләр калдырды.