Татарская библиотека - филиал № 19

Карлы кыш әкияте

Татар китапханәсендә 7 нче бакчаның өлкән төркеменә йөрүче сабыйлары белән әкияти сәяхәт үткәрелде. (Татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Н.)

Сабыйлар серле йомгакка ияреп, әкият дөньясына килеп чыктылар. “Әкиятне таны”, “Әкиятне дәвам ит”уеннары, кышкы табышмаклар, “Кар бабай ясыйбыз” физкультминуткасы, “Мороз Иванович” мультфильмы балаларның күңеленә бик тә хуш килде. Кечкенәләр өчен китап-журналларны карап, китапханәне бик ошатып китте сабыйлар.