Татарская библиотека - филиал № 19

Нәрсә ул коррупция

Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән  Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган мәгълүмати сәгать уздырылды. (Укытучылары Әминова Г.Ф.)

Китапханәче Гөлназ Хафизова укучыларга рольле уеннар һәм биремнәр аша, коррупциягә китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыкларга тәкъдим итте. Укучылар “Теремкәй”, “Щука кушуы буенча”, “Дядя Степа”, “Доктор Айболит” әсәрләреннән үзгәртелгән текстларны укыдылар. Башкалар хаталарны таптылар, үз фикерләрен аңлаттылар. Командаларга бүленеп биремнәр үтәделәр һәм ришвәт, мошенниклык, алдау, куркытуның коррупцияне китереп чыгаруы турында нәтиҗә ясадылар.