Көзге манзара
Ел фасыллары төрле һәм шуның белән алар һәрберсе үзенчә матур. Барлык төсләрне үзенә җыйган, байлык-муллык китерүче көз аеруча күркәм. Ел фасылларын без кеше гомеренә тиңлибез. Гомернең көзе ул картлык түгел әле. Ул буй җиткән балалар, кадерле оныкларга куану, эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрү, акыл һәм бай тәҗрибә уртаклашып яшәү дигән сүз.
Татар китапханәсендә “Ядкар” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, ял кичәсенә җыелды.
Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар көзге сынамышларны искә төшереп, табышмаклар чишеп, шигырьләр тыңлап кинәнделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Гөлниса Евдокимова үзе язган шигырен бүләк итте. Земфира Шакировага кушылып, яшьлектәге җырларны җырлап-биеп алу кичәгә тагы да ямь өстәде.