Без террорга каршы!
Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова 7нче мәктәпнең 3нче, 4 нче сыйныф укучылары белән “Без террорга каршы!” дигән тематик сәгать үткәрде.
Презентация аша террор төрләре, килеп чыгу сәбәпләре, төрле ситуацияләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Укучылар белән әңгәмә уздырылды.